“Айтуган” универсаль спорт залы үз ишекләрен ачты
Онлайн-режимда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия хоккей федерациясе Президенты Владислав Третьяк катнашында үткәрелгән спорт корылмалары ачылу тантанасында республика спортчылары, төзүчеләргә карата иң матур теләкләр яңгырады.
Бүген, 16 декабрь көнне, республикада берьюлы 5 спорт корылмасы ачылды. Спорт инфраструктурасын киңәйтү һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән максатчан республика программасы кысаларында ачылган биш корылманың 2 се – Боз сарае, 3 се – универсаль спорт залы. Шуларның берсе - безнең районда.
Сарманның яңа микрорайонында ачылган “Айтуган” универсаль спорт залы районда спорт корылмаларының - 136 нчысы.
Онлайн-режимда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия хоккей федерациясе Президенты Владислав Третьяк катнашында үткәрелгән спорт корылмалары ачылу тантанасында республика спортчылары, төзүчеләргә карата иң матур теләкләр яңгырады.
Бездә райондашларыбызның шатлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров уртаклашты.
- Без Сарманда бик матур, уңайлы универсаль спорт залы ачылу тантанасында катнаштык. Ел авыр килүгә карамастан, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов республика программаларын туктатмады. Президентыбызга, республиканың Спорт министрлыгына, төзүчеләргә һәм бу төзелешкә хезмәтләре кергәннәрнең барысына да зур рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек телим. Мондый спорт корылмалары төзелеше киләчәктә дә дәвам итсен, - диде ул.
Марат Азат улы универсаль спорт залына Республика Президенты исеменнән 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, республика Спорт министрлыгының спорттагы югары казанышларны үстерү бүлеге начальнигы Раиф Вафин һәм башкалар катнаштылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы, Альбина Сабирова фотолары һәм видеолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев