САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аръякта кибет ачылды

"Бу якта пенсионерлар күп яши, алар өчен бигрәк тә кирәк иде".

Район үзәгенең Әлмәт авылына бару ягында – аръякта бүген халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Шул тирәдә яшәүче халык аның кулланылышка тапшырылуын күптән көтте инде.
- Куанычы булсын. Бу якта пенсионерлар күп яши, алар өчен бигрәк тә кирәк иде. Исән-сау эшләргә язсын, - диделәр бу вакыйгага аеруча сөенгән өлкәннәр.
Кибет ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм башкалар катнаштылар. 

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев