САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Армиягә көзге чакырылыш дәвам итә

Тормыш мизгелләре .

Егет булган егетләрнең
Бурычы – илне саклау,
Халкы һәм ата-анасы
Ышанычларын аклау.
Илнең төрле почмагында
Һәм төрле якларында
Бурычын үти егетләр
Армия сафларында.
Ишәйтә алар бүген дә
Ата-бабалар данын.
Бәхетебезгә кул сузсалар,
Алырлар дошман җанын.
Солдатка бармый каламы
Егет булган егетләр,
Баксаң, алар - Муса Җәлил
Һәм Газинур кебекләр.
Шундый батыр ил улларын
Матур кызлар сөядер,
Яр бер генә була ул, дип,
Бердәнберем, диядер.
Ни дисәк тә, кызлар кемне
Яратырга беләдер.
Колагына: “Үбешә дә
Белмисең”, - дип көләдер.
Егетләрнең дә егете –
Солдатта булган егет.
Хезмәт итеп кайтсын әле,
Күрсәтер шунда үбеп.
Аллана төшкән иреннәр
Балланып бетәр инде,
Уен сүзләргә вәгъдәләр
Ялганып китәр инде.
Вәгъдәме – вәгъдә, дияр дә,
Кулъяулык сузар кызы,
Солдатның язга бирмәслек
Күңелле узар көзе.
Алдагы елның көзендә
Күренер уңганлыгы.
Әллә каян күренеп торыр
Солдатта булганлыгы.
Вәгъдәләшү кулъяулыгын
Таулардан изәр егет,
Кыз суырып үпкән чакта,
Ничекләр түзәр егет.
Кулъяулыкны армиядә
Сердәше итәр солдат,
Кайтып, яңадан күрешү
Мизгелен көтәр солдат.
Әй, егеткәй, ул кулъяулык
Һәрчак йөрсен кесәңдә,
Кулъяулык – сөю билгесе,
Нәрсә генә дисәң дә.
Аны кулга алу белән,
Яктырыр бар уйларың.
Уйларыңны уйнаткалап,
Килеп җитәр туйларың.
Аның белән битең сөртсәң,
Күтәрелер күңелләр,
Искә төшәр армиядә
Сагынып узган гомерләр.
Дамир Гарифуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев