САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аларны эзлиләр

.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Сарман районы буенча бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 161 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылган өчен, 1981 елның 2 февралендә туган, элек тә хөкемгә тартылган, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Илексаз авылы, Совет урамы, 27 нче йорт адресы буенча теркәлгән, әмма яшәү урыны буенча яшәмәүче, тикшерү органнарыннан качып йөрүче Галиев Эльвир Илшат улы эзләнә. 
Шулай ук хәбәрсез югалган 1953 елның 3 июлендә туган Ефремова Миңнерая Сабирҗан кызын эзләп табуда да ярдәм кирәк. Ул агымдагы елның 4 сентябрендә Сарман районы Рантамак авылының «Карамалинка» буасы янында урнашкан ял урыныннан кайтырга дип киткән җиреннән юкка чыккан. Бүгенге көнгә кадәр аның кайдалыгы турында берни дә мәгълүм түгел. 
1938 елның 19 ноябрендә туган Сәгыйтов Наил Вагыйз улын да эзлиләр. Ул 2013 елның 31 маенда 06.30 сәгатьтә Җәлил бистәсендә урнашкан колонкага су алырга киткән җиреннән кире өенә әйләнеп кайтмаган. 
Югарыда күрсәтелгән кешеләр хакында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Сарман районы буенча бүлегенә хәбәр итүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев