Аланда керәшеннәрнең милли бәйрәме узды
28 апрель көнне Алан авылында керәшен халкының милли бәйрәме «Шыйлык» үтте.
Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Рәсим Ревовичның котлавы белән башланып китте. Бәйрәмдә керәшен халкының гореф-гадәтләре күрсәтелде, шыйлык ипиеннән авыз ителде. Бәйрәм матур җырлар, уеннар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев