САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

9 һәм 10 декабрьгә һава торышы

Атна ахырына кадәр, декабрь аена хас булмаганча, аномаль суык хөкем сөрәчәк.

Белгечләр әйтүенчә, хәзер һава температурасы – нормадан 11 градус тирәсе түбәнрәк. Гидрометеоүзәк  синоптиклары фаразларына караганда, бүген төнлә –17, –24 градуска кадәр суыта. 9 һәм 10 декабрьдә көндез һава температурасы –14, урыны белән –17, –19 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –22, –29 градуска кадәр төшәчәк. 10 декабрьгә каршы төндә һәм иртән томан төшү ихтималы зур. Атмосфера басымы нормадан югарырак булачак. Атна буе явым-төшем көтелми, юлларда – бозлавык. Энергетиклар, торак-коммуналь хуҗалык көтелмәгән хәлләргә әзер булып торсын өчен, көчле суыктан кисәтү режимы кертелде.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев