.
Узган ел республика барлыгы 11 милли проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты. Нәтиҗәдә узган ел Татарстан районнары мәктәпләрендә 6 спортзал төзекләндерелде, 9 спорт объекты һәм 4 футбол мәйданчыгы төзелде, Арча районында 97 урынлык психоневрология интернатының торак корпусы файдалануга тапшырылды. Моннан тыш Түбән Камада күнегүләр өчен футбол манежы, Васильевода универсаль спорт залы, Казанда “Тасма” стадионында йөгерү юллары төзелде, 9 ГТО нормативлары тапшыру мәйданчыгы махсус җиһазлар белән тәэмин ителде. Шулай ук Казанда 4 мәктәп һәм 12 балалар бакчасы төзелде. Моннан тыш милли проект кысаларында Татарстанда 255 километр юл төзекләндерелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз