Карашай-Саклау авылы яшьләре  - наркотикларга каршы
Сәламәтлек саклау

Карашай-Саклау авылы яшьләре - наркотикларга каршы

Яшьләр арасында наркотиклар куллану проблемасы бүгенге көндә җәмгыятьнең иң зур бәласе.

Аларны бу золымнан ничек саклап калырга соң? Бу сорау китапханә хезмәткәрләрен дә борчый . Яшьләр арасында куркыныч мавыгуларга юл куймау, мондый гадәтләрнең тамырына чабу.
Карашай-Саклау авылы китапханәсендә үткәрелгән чираттагы чара "Сак булыгыз- наркомания" исеме астында үтте. Анда социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, волонтерлар катнашты. Профилактик әңгәмә үткәрелде.


Нет комментариев