Иске Кәшер авыл китапханәсендә дә “Дару үләннәре –сәләмәтлек чыганагы” дип аталган китаплар күргәзмәсе төзелде.
Табигать кочагында балаларга дару үләннәрнең файдасы, аларны ничек куллану турында сөйләнелде. Сорау-җавап уенында табышмаклар әйтелде, сораулар бирелде, кроссвордлар чишелде. Балалар гади генә булган үләннәрнең дә безгә файдалы икәнлеген белделәр.
Июльдә җыела торган үләннәр:
Сары мәтрүшкә – ашкайнатуны һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта, канны туктата, тынычландыра, ютәлдән коткара, стоматит һәм гингивит вакытында кулланыла.
Җир җиләге һәм каен җиләге яфраклары – матдәләр алмашын яхшырта, организмдагы тозларны чыгара, ангина вакытында булыша.
Кылыч үлән (аир, җир тамыры) – авыртуны баса, тынычландыра, ялкынсынуга каршы файдаланыла, температураны төшерә.
Сазанак (багульник, чабыр үләне) – үпкә авырулары, бөер, ашказаны-эчәклек, тоз утыру авыруларыннан, ревматизмнан коткара.
Каен яфраклары – организмнан шлакларны чыгарырга, канны чистартырга булыша.
Су борычы (горец перечный) – тире авырулары вакытында кулланыла. Мәтрүшкә – салкын тигәннән, йокысызлыктан файдаланыла, нерв системасын тынычландыра.
Әрекмән тамыры – чәчне ныгыта.
Нет комментариев