САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Тәгъзимә апа картлыкка бирешми

Бүген – 8 февраль көнне Мостафин авылында яшәүче Хөсәенова Тәгъзимә Нуриәхмәт кызына 90 яшь тулды.

Тәгъзимә апа 12 яшьтән Бөек Җиңүне якынайту өчен колхозда эшли башлый, лаеклы ялга “Петровский” совхозыннан чыга. Тормыш иптәше Шәрипҗан абый белән бергәләп өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Сугыш чоры һәм аннан соңгы еллар авырлыкларын күрсә дә, картлыкка әле бирешми – ул бүгенге көндә дә көр күңелле, тормыштан ямь табып яши.
Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды, район җитәкчелеге исеменнән матур теләкләрен җиткерде. Юбилярны истәлекле бәйрәме белән шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Петровка Завод авыл җирлеге хезмәткәре Эльвира Ульянова котладылар.
Тәгъзимә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев