САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

“Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” барлык райондашларны радио көне белән тәбрик итә!

7май - радио көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

Бүген радиодан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Заманалар үзгәрә, техник мөмкинлекләр арта бара. Элегрәк иң оператив мәгълүмат чарасы дип саналган радионы бүген тиз арада мәгълүмат бирү буенча өстенлек алган интернет чыганаклар алыштырса да, кеше барыбер радиодан аерылмый. Машинада барганда, эш арасында, ял иткәндә тыңлый, радио аша туганын бәйрәме белән котлый, төрле бәйгеләрдә катнаша, яңа җырлар белән таныша, соңгы яңалыклар ишетә.

Радио аша яңгыраган һәр чыгыш, көй-моңнар яралы күңелләрне дәвалап, иртәгәге көнгә ышаныч тудырсын, яңадан-яңа эшләргә рухландырсын! 

 Бәйрәм белән Сезне!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев