САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Рем һәм Тәнкыя Вахитовлар 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр

.

Карашай авылында гомер итүче Рем һәм Тәнкыя Вахитовларның бергә гомер итүләренә 50 ел булды.  Алар Сарман районы тарихында иң беренчеләрдән  булып гаилә подряды оештырдылар, абыйлы-энеле Рем hәм Наил Вахитовлар, аларның тормыш иптәшләре - ике килендәш Тәнкыя hәм Гөлфая апалар Ильич исемендәге колхозда гына түгел, районда, республикада да иң алдынгы сыер савучылар булдылар. Бүген, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, 100 сыер сауган әлеге гаиләне авыл җирлеге котлады. Очрашуда юбилярларның балалары, оныклары, оныкчыклары, кода- кодагыйлары һәм башка якыннары катнаштылар. "Хәрәкәттә - бәрәкәт", - дип, авылыбызның әле дә мал арасыннан кермичә, йөгереп йөгереп дөнья көткән  бу матур гаиләсенә саулык, тигезлек, балалар куанычы, куңел тынычлыгы теләделәр.

Реклама

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X