Әлмәт авыл җирлегендә башлыкларының туган көнен бәйрәм итәләр
Авыл җирлекләре башлыклары арасында иң озак эшләү тәҗрибәсе булган, тырыш, тынгысыз җитәкче - Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Әнвәр улы Газизов бүген гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Район Советы депутаты, спортчы, җәмәгать эшләре активистының туган көне Гаилә көненә туры килүе дә очраклы түгел. Тормыш иптәше Гөлнара Мирсәет кызы белән бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр алар, әниләрен хөрмәтләп яшиләр, туган җанлыклы булулары белән дә башкаларга үрнәк. Киләчәктә дә ныклы саулык белән тигез тормышта куанычлы гомер кичерергә, уңышлы хезмәт юлы үтәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев