САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Гүзәл Галиеваның кул эшләре җиңү яулады

Райондашыбыз — Шыгай авылында яшәүче Гүзәл Галиева, «Татар-информ» оештырган бәйгедә катнашып, җиңү яулады. Без аны ихластан тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.

Календарь битләрендә кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, халык, мәш килеп, искечә Яңа елны көтә. Телеэкраннар аша бәйрәм программаларын һәм совет фильмнарын кабатлап күрсәтәләр. Аларны 31 декабрьдә карый алмаучылар өчен менә дигән мөмкинлек бит бу.

Искечә Яңа ел — чыршы белән бер елга хушлашу көне дә кебек. Бәйрәм рухы өстәп, кәефләрне күтәреп, тылсымлылык бөркеп янган гирлянда утлары да шул көннән соң сүндерелә, кардан ясалган сыннарның да кызыгы бетә.

Чыршы, дигәннән, аны ничек кенә итеп бизәмиләр хәзер. Шыгай авылында яшәүче Гүзәл Галиеваны hәрьяктан мактарлык. «Кечкенә дә төш кенә», — диләр аның кебекләр хакында. Ул авылда берничә вазыйфаны башкара. Китапханәче, почтальон, территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе урынбасары. Гомумән, авылда бик кирәкле hәм авторитетлы ханым. Авыл киленен бик яраталар hәм хөрмәт итәләр. Матур бакчасы да башкаларга үрнәк аның. Яңа ел чыршысын да үзе бәйләгән уенчыклар белән бизәгән ул быел.

— Хезмәттәшләре арасында тырышлыгы белән абруй казанды. Эшен җиренә җиткереп башкара. Оста куллы китапханәче, — дип мактады җитәкчеләре — үзәкләштерелгән китапханә директоры Лилия Афзалетдинова.

Гүзәл Радик кызы белән без дә хезмәттәшлек итәбез, авылдашларына «Сарман» газетасын вакытында илтеп җиткерүдә аның роле зур.

— Үз кулларың белән ясалган әйберләр күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә. Көздән алып язга кадәр кул эшләре белән мәшгуль мин. Кич җитүгә, кулга инә, ыргак аласы килә башлый. Бу — бер чир кебек. Кечкенәдән бәйләргә, чигәргә ярата идем. Әлеге шөгыль әниемнән күчкән, ул хәзер дә кул эшләре тота, йомшак башмаклар бәйләп, туганнарына, якыннарына бүләк итә, — диде Гүзәл.

Без — барыбыз да тумышыбыз белән балачак иленнән. Кыш бабайны, Кар кызын, могҗизалы Яңа елны кечкенә чакта һәрберебез көтеп алгандыр. Хәер, бәйрәмнең тылсымына хәзер дә күпләр ышана.

— Хәтерлисездер: кечкенә чакта Яңа ел алдыннан кәгазьдән кар бөртекләре кисә һәм алар белән чыршы бизи, тәрәзәләргә ябыштыра идек. Кечкенә чакта гына түгел, бүгенге көнгә кадәр шулай булды. Ә менә быел чыршыны бәйләнгән уенчыклар белән бизәү идеясе туды. Кулыма җеп һәм ыргак тотып, кар бөртекләре бәйли башладым. Шул рәвешле башка төрле уенчыклар, кыңгыраулар, шарлар да барлыкка килде. Уенчыкларым 100 процент мамык җептән бәйләнгән. Башта аларны җилем белән катырырга уйлаган идем.

Берничәсен шулай эшләдем дә. Аннары табигый материалны пластмассага әйләндерү уеннан баш тарттым (андыйлар кибет тулы бит) һәм крахмалладым. Үзенчәлекле килеп чыктылар, алардан ниндидер җылылык бөркелә кебек. Без нәрсәгә ышанабыз, бу тормыштан шуны алабыз. Шуңа һәрвакыт яхшыга өметләнергә кирәк. Тормышта кечкенә генә бер мизгелгә дә сөенә белик һәм бары тик бәхетле булыйк. Яңа ел — ул бәхет турындагы хыяллар, ул киләсе көннең тагы да яхшы булачагына ышану. Узган ел да минем өчен бик уңышлы булды. Нефтьчеләр бәйгесендә катнашып, грант оттым. Шуның нәтиҗәсендә Шыгай китапханәсе заманча техника: яңа ноутбук, проектор, төсле принтер белән тәэмин ителде, бик күп яңа китаплар кайтты. Ирешкән уңышларымда ирем Азатның өлеше зур. Ул мине гел хуплап килә, минем терәгем, таянычым. Былтыр җәй олы кызыбыз Илүзәне (ул КФУда белем ала) кияүгә бирдек, киявебез Солтан белән бик матур гына Казанда яшиләр. Кече кызыбыз Азалия, Россия күләмендә «Большая перемена» конкурсында катнашып, финалга үтте һәм Кырымда «Артек» лагеренда ял итеп кайтты. Финалистларны Россиянең төрле шәһәрләренә сәяхәт белән дә бүләкләгәннәр иде. Узган язда Петербург шәһәренә экскурсиягә барды. Балаларым уңышлары белән дә горурлана алам. Шулай ук мин авыл халкына да олы рәхмәтлемен. Алар бик актив, барлык чараларны бергәләп оештырабыз, — диде Гүзәл.

Яңа елны якты уй-хыяллар, зур өметләр баглап каршы алабыз. Барыбызга да уңыш, күңел тынычлыгы, иң мөһиме, саулык, тынычлык алып килсен ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев