САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Фәретдин абый белән Мөслимә апа тимер туйларын билгеләп үтәләр

-

Сарман авылында яшәүче Фәретдин Шәмсетдин улы һәм Мөслимә Кашап кызы Фәйрушиннар шушы көннәрдә тимер туйларын — бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр.

Аларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, күп еллар авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармакларында куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район Башкарма комитетының загс бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да юбилярларга котлау сүзләрен җиткерделәр.

Киләчәктә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигез һәм бәрәкәтле гомер теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев