САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген районны хезмәткә һәм оборонага әзерләүче Ленар Дәүләтбаев туган

.

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативлары – физкультура-спорт комплексы Советлар Союзы чорында ук барлыкка килгән. Ул 1931 елдан 1991 елга кадәр гамәлдә була. Ул вакытларда ГТО нормативын үтәү халыкта, бигрәк тә яшьләр арасында популярлык казана. Анда бар кеше дә теләп катнаша. Кызганычка каршы, 1990 елларда ГТО онытыла. 2014 елда Рәсәй Президенты Владимир Путин ГТО системасын яңадан кайтару турындагы Указга кул куйды. Аның максаты – физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тагын да камилләштерү, халык сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән физик тәрбия бирү системасын булдыру.
- ГТОның баскычлары яшькә карап билгеләнә. Анда 6 яшьтән башлап 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр дә катнаша алалар. Моның өчен иң элек www.gto.ru сайтына кереп, теркәлергә кирәк. ГТО нормалары төрләренә килгәндә, мәҗбүриләре дә, сайлап алу мөмкинлеге булганнары да бар. Аларның кайберләре вакытка сыешуны таләп итә, ә кайберләрен бары тик үтәргә кирәк. Нормативлар баскычка карап билгеләнәләр. Анда катнашырга теләгән һәр кеше башта табибтан рөхсәт язуы алырга тиеш, - ди районда ГТО буенча тестлаштыру үткәрү үзәге җитәкчесе Ленар Дәүләтбаев.
Сәламәт кеше тормышка шатланып яши, яхшы укый, эшли, сәяхәт итә, күпне белә, кешеләргә, туган иленә файда китерә. Менә ГТО программасы халыкның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән дә инде.
Без Ленар Илшат улының үзенә дә ныклы сәламәтлек телибез. Һәр туган көн бары тик куанычлар өстәсен, тигез тормыш, күңел тынычлыгы, уңышлы хезмәт насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев