САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген лаеклы ялдагы хөрмәтле хезмәттәшебез Габдрәхимова Энҗимә Әзһәр кызының гомер бәйрәме

6 мартта район матбугатына 30 елдан артык гомерен багышлаган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәттәшебез Габдрәхимова Энҗимә Әзһәр кызының – гомер бәйрәме, 60 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Энҗимә Әзһәровна!

Без Сезне зур бәйрәмегез – юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итеп, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Ришат  белән пар канатлар булып, бәрәкәтле озын гомер кичерегез. Тормышыгызның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын!

Сокланырлык Сезнең үткәннәр,

Алдамаса икән көткәннәр.

Бүгенге дә Сезнең матур булсын,

Көләч йөзегез һәрчак балкып торсын.        

Иң изге теләкләр белән, “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев