САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Балачакның кызыклы мизгелләрен яраткан тәрбиячеләребез белән бергә искә алабыз

Бүгенге көн истәлекле даталарга бай.

Балачакның кызыклы мизгелләрен искә ала торган да көн бүген, кадерле дуслар.
Кем генә үзенең самими балачагын сагынмый икән? Иң якты хыяллар, киләчәккә өметләр балачакта күңелдә бөреләнә. Гаиләдә нигез салынган тәрбия балалар бакчасында ныгытыла, аннан мәктәптә тагын да камилләшә.
Һәркем, мөгаен, үзенең тәрбиячеләрен яхшы хәтерлидер. Еллар узып, олыгайсак та, аларның якты йөзе безнең күз алдында әле дә булса саклана.
Шушындый матур көнне туган хөрмәтле төркемдәшебез – гомерен яшь буынга тәрбия бирүгә багышлаган, ачык йөзле, йомшак күңелле булуы белән сабыйлар күңелендә якты эз калдырган, озак еллар Илексаз балалар бакчасында тәрбияче, аннан мөдир булып хезмәт куйган Шәвәлиева Раушания Миңнулла кызының бүген – гомер бәйрәме. Тормыш иптәше – элекке елларда актив хәбәрчебез булган Вахит Шәвәлиев белән матур гомер кичерәләр алар, балалар, оныклар бәхете күреп яшиләр. Олуг юбилее белән тәбрикләп, Раушания апага сихәт гомер, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев