САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәмдия апаны 90 яше белән тәбрикләделәр

Камалетдинова Хәмдия Мифтах кызын бүген олуг юбилее белән тәбрикләделәр.

 Ветеран үзе җәй көне дөньяга аваз салган. Туу турындагы таныклыкны исә ярты еллап соңгарак алырга туры килгән.
- Кеше йортында туганмын мин, заманалары катлаулы булган. Төрмәдән кайткан әнкәйне әтинең туганнары үзләрендә сыендырганнар, - дип искә ала Хәмдия апа.
Ул - Өчиле Саклау кызы, Чыршылыга кияүгә чыккан, тормыш иптәше Наил белән шунда парлап гомер кичергәннәр, 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәмдия апа - "Ана даны" медале иясе, бүгенге көндә Сарманда кече улы Илсур белән килене Гөлназ тәрбиясендә яши.
90 яше белән юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да ветеранга сихәтлек, кадер-хөрмәт теләде. Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче улы Илсур Камалетдинов исә шәхсән үзе hәм авыл халкы исеменнән тәбрик сүзләре ирештерде.
Төрле эшләрдә хезмәт куйган, лаеклы ялга чыкканда почтальон булып эшләгән Хәмдия апага без дә куанычлы гомер, балалар, оныклар хөрмәте телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев