САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның мөрәҗәгате

Халыкара инвалидлар көне, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 1992 елның 14 октябрь Резолюциясе нигезендә, бар дөньяда ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

Аның максаты – иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә инвалидларның хокукларын яклау, аларның проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

Бу – кешелек дөньясына янәшәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә барлыгын хәтерләтүче үзенчәлекле көн. Ул җәмгыятьнең зәгыйфь, авыру һәм көчсез, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгыртырга тиешлеген искә төшерә.

Шуны әйтәсем килә: мөмкинлекләре чикләнгән булса да, инвалидларның күпчелеге язмыш сынауларына баш имичә, сокланырлык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык белән авырлыкларны җиңеп яши.

Хөрмәтле райондашлар, янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузыйк, җан җылысын кызганмыйк. Аларга безнең тарафтан игътибар, еш кына гап-гади аралашу кирәк.

Хәйрия кылу һәм шәфкатьлелек хисе шушы бер көн белән генә чикләнмәс, алдагы көннәрдә дә безнең күңелләрдән китмәс дигән өметтә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев