САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вәсимә апа 95 яшен билгеләп үтәргә Сарманга килгән

Шыгай авылында гомер кичерүче Әхмәтшина Вәсимә Вәҗи кызы бүген олуг юбилеен билгеләп үтә.

Гомер бәйрәмен ул кызы Фирая белән кияве Фәнир гаиләсендә Сарманда каршы алды. Ветеранга Рәсәй Президенты Владимир Путин да хат юллаган. Әлеге котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге белән чәчәк бәйләмен муниципаль район Советы аппаратының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Альбина Хөснуллина тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов та юбилярга сихәтлек, хөрмәтле гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев