САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Ун елдан артык авызга икмәк алмадык”, - ди Шәмгун абый +ВИДЕО

Бүген Кормаш авылында яшәүче Динмөхәммәтов Шәмгун Динмөхәммәт улы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Аны хөрмәт итеп, балалары, туганнары, кода-кодагыйлары җыелганнар иде. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова да Шәмгун абыйга сихәт гомер, хөрмәтле тормыш теләделәр.

- Без күргәннәрне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Төрлесен кичердек, ун елдан артык авызга икмәк алмадык, кычыткан, кәҗә сакалы ачлыктан саклап калдылар, - диде ветеран.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.

Альбина Сабирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев