САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сөлектә алтын туйга әзерләнәләр +ВИДЕО

Гомерләрен авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт куюга багышлаган Нурия Гали кызы белән Фирдәвес Зәки улы Зәкиевларның гаилә корып яши башлауларына 5 мартта 50 ел тула.

Алтын юбилярларны бүген район башлыгы урынбасары, җирлек депутаты Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова да Нурия апа белән Фирдәвес абыйга тигез тормыш, сәламәт гомер теләделәр.
- Бер-береңә юл куеп, бер-береңне аңлап, санлап яшәгәндә генә, тормыш матур бара, - диделәр алар.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев