САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыкара өлкәннәр көне белән котлый

Октябрь аеның беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән котлыйм һәм барлык райондашлар исеменнән тирән ихтирамымны җиткерәм.
Сез — әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк.

Күпләрегез — бүген дә иҗтимагый оешмалар әгъзалары, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнашучылар, иҗат һәм спорт белән янучылар.

Намуслы хезмәтегез, районыбыз, республикабыз, илебез үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватан бәйсезлеген саклап калган, илне торгызган ветераннарга рәхмәтләремне җиткерәм.

Өлкән буынга хөрмәт һәм игътибар хөкүмәтебез тарафыннан алып барыла торган сәясәтнең төп юнәлеше булып тора. Өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча максатчан эш алып барыла. Бүген районыбызда тормышка ашырылучы дәүләт программалары да нәкъ шуны дәлилли.

Районда ветераннар клубы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, һәр җирлектә ветераннар советлары эшли. Район оешма-предприятиеләре ветераннар белән даими элемтәдә тора.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез мактауга, ихтирамга лаек кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер телим. Туганнарыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәргә язсын.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев