САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Россия матбугаты көне белән котлавы

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, журналистлар, хәбәрчеләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Интернет нык үсеш алган чорда да газета–журналлар, шул исәптән районыбызның “Сарман” газетасы да, халыкка кирәкле һәм кызыклы булып калуы куанычлы күренеш. Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү сездән киңкырлы белем, тормыш тәҗрибәсе, яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалануны таләп итә. Елдан-ел камиллеккә омтыласыз.

Реклама

Районыбыз эшчәнлеген оператив яктыртуда, җитәкчелек һәм халык арасында ышанычлы элемтә булдыруда куйган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.

Бәйрәм белән ихлас күңелдән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңа иҗади уңышлар телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X