САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман матбугаты ветераны юбилеен билгеләп үтә

Лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Хакова Фирая Әхнәф кызының 2 январьдә — гомер бәйрәме.

Күп еллар дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары булып эшләү дәверендә Фирая Әхнәфовна район матбугаты үсешенә зур өлеш кертте. Төгәллеге, хезмәтенә үтә дә җаваплы каравы белән коллективта ихтирам казанды. Хезмәттәшләре арасында киң белемле, әйбәт киңәшче булуы, уңганлыгы-булганлыгы белән дә аерылып торды.
Хөрмәтле Фирая Әхнәфовна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә бәхетнең иң зурысын, гомернең иң озынын, барлык хыялларыгызның чынга ашуын телибез. Тормышыгызның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын. Һәрвакыт шулай шат күңелле, ихлас һәм ягымлы булып калыгыз.

Бәхетегез охшаш булсын иде

Яңа яуган ап-ак карларга.

Фәрештәләр кунсын иңегезгә

Бәйрәмегез белән котларга.

Ышанабыз Сезне алда бары

Куанычлар гына көткәнгә.

Яшәгез Сез яшеннәрдәй яшьнәп,

Үкенмәслек итеп үткәнгә.

Иң изге теләкләр белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы һәм бергә эшләгән хезмәттәшләрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев