Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Әтиләр көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елның 4 октябрь Указы белән яңа бәйрәм – Әтиләр көне билгеләнде.
Бу бәйрәм гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең әһәмиятен арттыру максатларында барлыкка килде, һәм Россиядә октябрь аеның өченче якшәмбесендә бәйрәм ителәчәк.

Үз гомерендә әти булу шатлыгын татыган,
балаларына ата назын, тормышта ныклы терәк һәм яклаучы булган барлык сарманлы ир-егетләрне Әтиләр көне белән котлыйм.
Киләчәктә дә һәр ир кешегә гаилә учагы җылысын тоеп яшәргә, бәхетле уллар һәм кызлар үстерергә насыйп булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде