САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районның күренекле чөгендер игүчесенә 75 яшь тулды

Янурыс авылында яшәүче Шакиров Фәһим Габдулла улына бүген 75 яшь тулды.

Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрен, алдынгы механизаторны олуг юбилее белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район Советының, идарәнең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды. Шакировлар күптән түгел алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Тормыш иптәше - гомерен халык сәламәтлеге сагында торуга багышлаган, шәфкать туташы булып эшләгән Тәнзилә апа белән гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулган. Шул уңайдан алар район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатына лаек булдылар. Фәһим абый гомер буе туган ягы басу-кырларында хезмәт куя, чөгендер игү звеносын җитәкли. Аның мактаулы хезмәт юлы хакында "Сарман" газетасының алдагы саннарында укыгыз .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев