Райондашыбыз олуг юбилеен бәйрәм итте
.
Сарман районы Өч-Өйле ааылында туган, озак еллар район авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсендә хезмәт куйган, бүгенге көндә Яр Чаллыдагы "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе агроном-консультанты - "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" Рафаэль Мөгаллим улы Миңнуллин үзенең 70 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле көне белән аны җитәкчеләр, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Район авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын hәм истәлек бүләген, район авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев