САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан кайнар котлыйм! Бу бәйрәмнәр үз Ватанын яратучы, халыклар бердәмлеге, гражданнар теләктәшлеге һәм патриотизм идеяләрен, әхлак һәм кешелеклелек, закон һәм гаделлек принципларын үз иткән һәркемне берләштерә.

Без Татарстанда – күпмилләтле, имин үсеш юлындагы республикада гомер итәбез. Без, ил һәм республиканың данлы тарихы белән горурланып, киләчәккә ышаныч белән карап, бердәм халык булып яшибез. Гасырлардан гасырларга күчкән милли-рухи кыйммәтләрне алмашка килүче яшь буын - нар да кадерле мирас итеп кабул итсен, һәм алар бөек Ватаныбыз, кадерле республикабызның яңа казанышлары өчен ышанычлы нигез булса иде.

 Тырыш һәм хезмәт сөючән Сарман районы халкының да күпмилләтле Татарстан һәм Россиянең үсешендә лаеклы өлеше бар.

Сезгә республика һәм районыбызны үстерүныгыту хакына куйган фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев