САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек.

Бердәм, эшлекле, компетентлы Сарман районы прокуратурасы коллективы киләчәктә дә районыбыз яшәешендә законлылыкны тәэмин итү буенча принципиаль, төгәл эшчәнлек алып барыр, дип ышанам. Үзегезгә һәм прокуратура ветераннарына намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Сәламәтлек, тынычлык, иминлек, хезмәтегездә уңышлар телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев