САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Район башлыгы Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм бик күп һөнәр ияләрен берләштерә, һәм аны төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. 
  1 Май һәр кешенең, һәр гаиләнең, туган ягыбыз Сарман районының, Татарстан Республикасының, дәүләтебез иминлеге нигезе булган теләктәшлек, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләренә, фидакарь хезмәткә, эш кешесенә ихтирамны чагылдыра. Май бәйрәме барыбыз өчен дә яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре яңа яшәү көче бирсен. 
  Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Уртак хезмәт, бердәм омтылышыбыз илебезне, туган республикабызны, районыбызны тагы да көчлерәк итәргә ярдәм итсен. Быелгы яз һәркайсыбызга шатлык бүләк итеп, тагы да зуррак казанышларга рухландырсын. Сезгә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.

Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев