САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ураза гаете белән котлый

Мөхтәрәм райондашлар!

Чын күңелдән барыгызны да якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм!
Бәрәкәтле Рамазан ае уңаеннан, йөрәк түреннән чыккан котлауларымны кабул итегез. Бу гүзәл көннәрдә без шушы мөбарәк бәйрәмне күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршылыйк.
Аллаһы Тәгалә Үзенең бетмәс байлыкларын, тынычлык, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек-иминлекләрен биреп, районыбызны, җөмһүриятебезне төрле афәтләрдән, яманлыклардан сакласа иде. Шулай ук туганлык җепләрен һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен һәр гаиләгә һәм бөтен җәмгыятькә иңдерсә иде! Рамазан Гаете мөбарәк булсын! 

Ихтирам белән, Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев