САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый

Хөрмәтле сарманлылар!

 

Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлыйм!
Бу бәйрәмнәр үз Ватанын яратучы, халыклар бердәмлеге, гражданнар теләктәшлеге һәм патриотизм идеяләрен, әхлак һәм кешелеклелек, закон һәм гаделлек принципларын үз иткән һәркемне берләштерә. Без Татарстанда – күпмилләтле, имин үсеш юлындагы республикада гомер итәбез. Без илебезнең, республикабызның данлы тарихы белән горурланып, киләчәккә ышаныч белән карап, бердәм халык булып яшибез. Гасырлардан гасырларга күчкән милли-рухи кыйммәтләребезне алмашка килүче яшь буыннар да кадерле мирас итеп кабул итсен, һәм алар бөек Ватаныбыз, кадерле республикабызның яңа казанышлары өчен ышанычлы нигез булсын иде. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек телим. Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X