САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык әниләрне Әниләр көне белән тәбрикли

Кадерле әниләр!

Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм.

Әни! Һәркем өчен иң изге зат, тормышыбызның яме, иң газиз, иң якын кешебез. Ничә генә яшьтә булсак та, төпле киңәш сорап, әниләр янына киләбез, чөнки аларның һәрчак безне аңлап, ярдәм итәчәген беләбез. Кадерле әниләр!

Хөрмәтле әниләр! Бүген сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр сыман.

Күп бала тапкан һәм тәрбиягә алган балаларны үстереп, аларга ана назын биргән ханымнар, сугыш елларында газиз ул һәм кызларын яу кырына озаткан, сугыштан соңгы авыр елларда тормыш йөген үз иңнәрендә күтәргән һәм бүген Илебезгә янәдән куркыныч янаган көннәрдә балаларын Ватанны сакларга озаткан аналар! Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм һәм сезнең чиксез сабырлыгыгызга, батырлыгыгызга сокланам.

Бәйрәм белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә учагы җылысын, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын куанычлы гомер кичерүегезне телим. Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев