САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Президент Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Татарстан Конституциясе көне белән тәбрикләде

1992 елның 6 ноябрендә Төп закон кабул ителү нәтиҗәсендә республиканың сәяси корылышына һәм социаль-икътисади үсешенә нигез салынды, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының үзара килешенгән эшчәнлеге тәэмин ителде.

Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында шулай диде. 
«Борылыш чорында Татарстан Конституциясе гражданнарның иреген һәм киң хокукларын гарантияләде, иҗтимагый үсешкә, милләтләр һәм төрле дин кешеләре арасында татулык, җәмгыятьтә тынычлык урнашуга ярдәм итте. 
Бүген Татарстан ышанычлы адымнар белән алга бара һәм, илнең терәк төбәкләреннән берсе булып тора, Россия Федерациясе дәүләтчелеген, аның көчен, оборона куәтен ныгытуга мөһим өлеш кертә. 
Республика үсеше халкыбызның тормыш шартларын яхшыртырга, шәһәрләрдә һәм авылларда көнкүреш өчен уңайлы мохти булдырырга, торак төзергә, сәнәгатьне, медицина, мәгариф һәм фән өлкәләрен үстерергә, талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтергә, социаль йөкләмәләребезне үтәргә мөмкинлек бирә. 
Бездә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли торган Татарстан Конституциясенең берләштерү роле бүгенге катлаулы заманда тагын да арта. Илкүләм башлыгыбыз Владимир Путин тирәсендә тупланып, без илебез бердәмлеген ныгыту эшен дәвам иттерербез һәм кыенлыкларны бергәләп җиңеп чыгарбыз дип ышанам», – диелә котлау текстында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев