САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөхәммәтдин абыйга быелгы яз икеләтә истәлекле

Рангазар авылында яшәүче Сәрвәров Мөхәммәтдин Сәрвәретдин улы ике көн рәттән бәйрәм итә.

Кичә Җиңү көнен билгеләп үтсәләр, бүген ветеранга 90 яшь тулды.  Олуг юбилее белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Айназ Шәрипова, авыл ветераннар советы рәисе Азия Хисаметдинова, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр. Мөхәммәтдин абый түзмәде, кулына гармунын алып, "Сарман"ны сузды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X