САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Лилия Гайсә кызы китапханә системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли

Хөрмәтле китапханә системасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне 27 май - Гомумроссия китапханәләр көне – китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм!

Китапханә гомер-гомергә белем йорты, уку һәм фикерләүгә ярдәм итүче күнекмәләр алу урыны булган, шулай ук китапка хөрмәт тәрбияләүдә аның роле бәяләп бетергесез. Районыбызның китапханә хезмәткәрләре үз укучыларына ирекле мәгълүмат алуны тәэмин итеп һәм сыйфатлы яңа хезмәтләр тәкъдим итеп, халыкның барлык катламының фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге сорауларын, ихтыяҗларын канәгатьләндерә.

Хөрмәтле китапханәчеләр! Сезнең ярдәм һәм тырышлык белән китапханәләр күптәннән бөтенкешелек кыйммәтләренә төшенү, яңа белемнәр туплау урынына әверелде.

Бу бәйрәм көнендә тарихи мирасны саклау эшенә зур өлеш кертүегез, туган якны өйрәнү һәм әхлакый, рухи кыйммәтләрне пропагандалау буенча башкарган зур хезмәтегез өчен олы рәхмәтләремне кабул итегез.  Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, илһам, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телим.

 

Зур ихтирам һәм хөрмәт белән, Сарман үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Афзалетдинова Лилия Гайсә кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт бик зур!