.
Назыйф Әхәтович 1974 елдан башлап 41 ел Карашай-Саклау мәктәбендә хезмәт куйды, 22 ел мәктәп директоры булды. Нәкь менә шушы елларда Карашай-Саклау мәктәбе республикакүләм билгеле мәгариф коллективына әверелде. Ә аның җитәкчесе "Россия Федерациясе гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре" исеме белән хөрмәтләнде.
Хөрмәтле Назыйф Әхәтович! Карашай-Саклау мәктәбе профсоюз оешмасы, укытучылар, укучылар, әти-әниләр Сезне гүзәл бәйрәмегез белән котлый! Тигез гаиләдә балалар, оныклар белән гөрләшеп, озын-озак яшәргә язсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз