САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иминлек сакчылары бәйрәм итәләр

20 декабрьдә Дәүләт иминлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ул 1995 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә кертелде.

1917 елның нәкъ шул көнендә, контрреволюция һәм яшь совет власте эшләренә аяк чалуларга каршы көрәш максатыннан, Бөтенроссия гадәттән тыш хәлләр комиссиясе (ВЧК) оештырыла. Төрле елларда ул Дәүләт сәясәте идарәсе (ГПУ), Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД), Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы исемнәре астында эшли. 1993 елда Федераль контрразведка хезмәте, 1995 елда, аның дәвамчысы буларак, Федераль куркынычсызлык хезмәте итеп үзгәртелә. Кайсы елларда нинди исем астында хезмәт итсәләр дә, ФСБ хезмәткәрләре «Дәүләт, Законлылык һәм намус» девизына тугры кала киләләр. Алар аерым затларга түгел, ә законга хезмәт итәләр. Бу хезмәткәрләр дәүләт иминлеген тәэмин итеп кенә калмыйлар, ришвәтчелеккә, наркотиклар контрабандасына, оешкан җинаятьчел күренешләргә каршы да көрәшәләр. Шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мәнфәгатен яклау — аларның намус эше. ФСБда хезмәт итү — мактаулы эш. Тик аңа белемле, физик яктан көчлетаза егетләр генә алына. Бу кешеләр – дан, ниндидер бүләкләр өчен түгел, ә югары идеяләр, дәүләт куркынычсызлыгы, гражданнарның иминлеге, тынычлыгы өчен хезмәт итә торган кешеләр.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан, барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны, аларның гаиләләрен чын күңелдән котлыйбыз, аларга имин, тыныч көннәр, бәхетшатлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев