Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән Бөек Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу мөбарәк бәйрәм һәрберебездә иман нурын арттыра, изгелекләргә омтылу хисләре уята.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, дини бәйрәмнәребезгә игътибар артканнан-арта бара, районыбызда рухи тәрбиянең көчәюе, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган иман юлына кайту нык сизелә. Мәчетләрдә яшь буынның күпчелек булуы аеруча сөендерә.
Корбан бәйрәменә дә халкыбыз алдан ук хәзерлек чараларын күрә, корбанлыклар әзерли. Бу — бик саваплы гамәл. Чөнки, корбан чалып, яхшылыклар эшләп, без авыр хәлдәгеләрне тернәкләндереп җибәрәбез, шатлык өләшәбез, туган илебездә шәфкатьлелек таратабыз.
Аллаһы Тәгалә барыбызга да бәхет-сәгадәт, тынычлык, саулык-сәламәтлек насыйп итсә һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуда ярдәмен бирсә иде. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Сәид хәзрәт Хаков, Сарман районы имам-мөхтәсибе.
Нет комментариев