Фәрукшиннар алтын туйларын билгеләп үтәләр
Сарман авылында яшәүче Лерик һәм Филия Фәрукшиннарның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.
Алтын юбилейлары белән аларны бүген район җитәкчелеге тәбрикләде. Озак еллар газ оешмасында хезмәт куйган Лерик абыйны, халыкка кино хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләгән Филия апаны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды. "Ныклы гаилә"гә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Сарман авыл җирлеге башлыгы Николай Сахуриев, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, кызы Лилия дә тигез тормыш, сихәт гомер теләделәр.
Альбина Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев