САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дөрлеҗинан апа олы юбилеен ачык зиһен, әйбәт хәтер белән каршылый

Бүген Сарман авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Галәлиева Дөрлеҗинан Шакир кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Дөрлеҗинан апа Сарман авылында туып-үсә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, бик иртә колхозда эшли башлый. Аркасына биштәр асып, карлы су ерып, Бөгелмәдән җәяүләп орлыгын да ташый, өч ел рәттән Горький якларына торф чыгарырга бара, урман да кисә.
Аны олы юбилее белән район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Фәридә Рәхимова, Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та юбилярга иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Дөрлеҗинан апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев