САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәләкәчләрне дөньяга килүләре белән район җитәкчелеге котлады

Быелгы ел бик уңышлы булырга охшап тора: 1-11 январь көннәрендә район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортында алты бала туды.

Аның бишесенең әти-әниләре үзебезнең районда яшиләр, ә берсенең әнисе бала тудырырга Әлмәт шәһәреннән килде.
Бүген – 13 январь көнне бәбиләрне һәм аларның әти-әниләрен – Петровка Завод авылында яшәүче Бехзоджон Тураев һәм Шохиста Рахматуллоеваны, Мортамактан Азат һәм Ләйсән Габдрахмановларны, Шыгайдан Ленар һәм Гөлинә Хәкимовларны, Җәлилдән Илдар һәм Еленаны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Җәлил поселок җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов тәбрикләделәр, әти-әниләренә исәнлек-саулык, сабыйларга сәламәт, тәүфыйклы һәм бәхетле бала булып үсүләрен теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ә Бехзоджон һәм Шохиста гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән Солтан – районның агымдагы елда туган беренче баласы. Ул 3 январь көнне 3080 граммлы, 54 сантиметрлы булып туды. Ана да, бала да үзләрен яхшы хис итәләр. Нәни Солтанны үстерешергә әби-бабасы Мөкатдәс ханым белән Рәсүл, Рәсүлнең әти-әнисе (ягъни прабабушка белән прадедушка) Галина ханым белән Заир абый да ярдәм итәчәкләр (рәсемдә).
Ә менә Габдрахмановлар гаиләсендә дөньяга килгән Самир бабасы Ренат абый үргән бишектә тирбәләчәк.
- Ике кызыбыз шушы бишектә үсте инде, хәзер өченчесен үстерәчәкбез, - диләр Азат белән Ләйсән.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев