САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Асия апаның игелекләрен аны белгәннәр бүген дә онытмыйлар

Бүген Сарман авылында кызы Рәкыя апа тәрбиясендә яшәүче Харисова Асия Харис кызының – 90 яшьлек юбилее.

Асия апа Азнакай районының Чуар Абдул авылында туып-үсә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Җиде сыйныфны тәмамлагач, май заводында, колхозда эшли. Соңыннан Сарман районының Татар Карамалысы авылы егете Җәүдәт абыйга кияүгә чыга. Икесе дә күмәк хуҗалыкта хезмәт куялар. Бергәләп ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Асия апаны белгәннәр аны бүген дә киң күңелле, кешелекле булганы өчен хөрмәт белән телгә алалар.
Аны гомер бәйрәме белән район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Александровка авыл җирлеге башлыгы Ирек Вафин да юбилярга матур теләкләрен җиткерде, бүләкләп үтте.
Асия апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев