САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тугыз яшьлек бала төнлә урманда калган

Стәрлетамак районында булган шаккатмалы хәл коткаручыларны да аптыраткан.

Май башыннан гына да Башкортстанда коткаручылар кешеләрне эзләүгә 15 гариза алган. Бер очракта тугыз яшьлек балага ярдәм кирәк булган.

Төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, тугыз яшьлек малай Стәрлетамак районында Казадаевка авылыннан ерак түгел югалган. Коткаручылар урынга барып җиткәндә баланың урманнан чыккан булуы ачыклана. Ул олы юлга чыга һәм узып баручыларга үзенең хәле турында аңлата ала. Алар аны якындагы полиция бүлегенә китереп тапшырган.

Коткаручылар түбәндәгеләрне киңәш итә:
- урман буйлап ялгыз гына йөрмәскә һәм бөтенләй эчкә кермәскә — кесә телефоны тоткан урында йөрергә кирәк. Шулай ук, кая походка баруыгыз, кайчан кайтуыгыз турында якыннарыгызга хәбәр итәргә кирәк;

- үзегез белән шырпы, пычак, сәгать, компас һәм тулы зарядкасы булган телефон һәм, мөмкин булганча, өстәмә зарядка аккумуляторы алырга кирәк. Шулай ук киемегез чагу төстә булырга, әллә каян күренеп торырга тиеш. Сәфәр чыгу алдыннан һава торышы фаразын белергә кирәк;

— хроник авырулар булганда кирәкле медикаментлар җыелмасын алыгыз!

- кайбер урыннарда элемтә һәрвакыт булмый. Бу очракта сезгә “112” телефонына шалтыратырга кирәк. Диспетчерларга кәрәзле элемтә сигналы булмаган, шулай ук тискәре баланс булганда да шалтыратырга мөмкин;

— әгәр адашсагыз һәм коткаручыларга үз хәлегез турында хәбәр итә алсагыз, шул урында торыгыз һәм учак ягыгыз. Ул җылынырга ярдәм итәчәк, кыргый җәнлекләрне куркытачак һәм коткаручыларга тизрәк сезнең урынны ачыкларга булышачак.

 
 
Фото: liveinternet.ru

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев