САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда янгын чыккан йортта өч кешене коткарганнар

Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Казанның Айдаров урамындагы 20нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 3.08 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 
 

 

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр тугыз катлы йортның беренче катындагы фатирның януын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр коткару битлеге ярдәмендә төтен белән тулган подъезддан өч кешене эвакуацияләгән. Йортта яшәүче тагын 20 кеше урамга үзләре чыккан.

3.19 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

 
 

 

Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Реклама

Фото:Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X