САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

“Мин шулай яхшырак булыр дип уйлаган идем...”

Көн туса, шундыйрак хәбәрләр: кайдадыр урман янгыннары котыра, кайдадыр авариядә кешеләр һәлак булган, кайсыдыр бер төбәктә өлкән кеше югалган һәм аны таба алмыйлар, кемдер суга батып үлгән... Кызганычка каршы, күңелле хәбәрләр, күңелгә шатлык өстәүче яңалыклар белән бергә менә шундый аянычлыларын да ишетергә туры килә. Әмма шулар арасыннан җанны аеруча өшеткәне, бәгыръне телгәләгәне – сабыйларны үтерү очраклары. Статистика шуны күрсәтә – илдә ел саен сабыйларныны үтерүнең 500 якын очрагы теркәлә.

Үткән атнада республиканы тетрәткән хәл Стәрлетамак шәһәренең бәби тудыру йортында булды. Бу турыда үткән санда хәбәр иткән идек инде. Психиатрик дәваханәдә ятып чыккан бер әни палатадагы күрше хатынның яңа туган сабыен өченче каттан тәрәзәдән атып бәрде. Якты дөньяның ямен күреп өлгерә алмаган тагын бер нарасыйның җаны күккә ашты, бу хәл тагын кемнәргәдер мәңге җуелмас кара кайгы алып килде, күз яшьләренә манчыды.

      Ничек кенә сәер яңгырамасын, экспертлар соңгы вакытларда балаларны – үзләренеке булсынмы, читләрнекеме – үтерүнең...  гадәткә әйләнә баруын таный. Бу инде эпидемиягә охшаган. Милиция сводкалары көн саен диярлек шундый җинаятьләр белән тулылана. Әниләр һәм әтиләр – әгәр аларны шулай дип атарга яраса - яңа  туган сабыйларны, яисә үсеп җиткән балаларны үтерә. Бу хәлгә илтеп җиткерүче сәбәпләр төрлечә – бәби тапканнан соң депрессиядә булу, алкоголь һәм наркотик сөреме,  “тәрбия” максатларында,  эш һәм торак булмау, ялгыз ана булганлыктан оялу хисе,  акчасызлык... Хәтта кайберәүләр сабыйларын үзләренең тормышын катлауландырмас өчен генә дә үтерә.

       Сабыйлар гомерен өзү юллары турында укысаң, чәчләр үрә торырлык: Волгоград өлкәсендә яшь ана сабыен поезддагы бәдрәф тишеге аша төшереп җибәргән; Красноярск, Саратов һәм Тольяттидагы әниләр балаларын тәрәзәдән чөйгән, Новосибирскида бер  хатын яңа туган сабыен урманда “онытып” калдырган, Забайкальедагы әни өч яшьлек улын таш бәреп үтергән. Бу хәлләр ниндидер борынгы кыргыйлык калейдоскобын хәтерләтә... Һәм без санап киткән очраклар – мондый фаҗигаләрнең уннан  бер өлеше генә.

      Бу язмада республика халкын тетрәткән, бәгырьсезлеге белән хәтердә калган берничә очрак турында искә төшереп үтәбез.

        2019 елның 1 сентябре

       Төн уртасында сәер  юкка чыккан сабый Тимур Хәбиров белән бәйле хәлне хәтерлисездер? Баланы хокук саклау органнары хезмәткәрләре, волонтерлар ике көн буе эзләде. Водолазлар урындагы буа төбен тикшереп чыкты. Җирле халык вәкилләре  Исмаил авылының  тирә-ягын берәмтекләп  карап чыкты. Ә гәүдәсе табылгач, әнисе, 5 яшьлек кызы күрше бүлмәдә йоклаган вакытта,  кече улын үзе үтерүе – 29  август төнендә улын буып, йорт яны участогында күмеп куюы турында белдергән.

      Малайны одеялга төрелгән хәлдә ярты метр тирәнлектә шул урында табалар. Тикшерү комитеты бу хәл уңаеннан  “кече яшьтәге баланы үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Әни кеше бу җинаятен: “Бала төнлә  елады, ничек тынычландырырга белмәдем”, - дип аңлаткан.

      2018 елның сентябре

Бөре районы, Осиновка авылы

      Шушы чорда социаль челтәрләрдә 32 яшьлек Кристинаның (исемнәр үзгәртелде) алты айлык сабые белән югалуы турында ориентировка пәйда булды. Хатын йортыннан чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Аны полиция, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, волонтерлар берничә көн буе эзләгән.

     Ә ике көннән соң урындагы балыкчы Агыйдел елгасы ярында югалган малайның үле гәүдәсен табып алган. Тагын да өч көннән шул ук елгада Кристинаның гәүдәсе дә табылган. Яшь хатынның якыннары  аның бәби тапканнан соң депрессиядә булу ихтималы турында әйткәннәр.

       Кристина сабыен ДЦП диагнозы белән туган дип уйлаган. Табиблар ананы сабый белән барысы да тәртиптә, ул сау-сәламәт дип инандырырга тырышсалар да, яшь әни ышанмаган. Ул һаман сабыенда куркыныч диагноз билгеләрен эзләгән. Ә бу вакытта медицина ярдәменең хатынның үзенә кирәклеген беркем дә сизмәгән.

     2018 елның ноябре

Иглин районы, Тавтиманово авылы

     15 ноябрь көнне хокук саклау органнарына Иглин районы Тавтиманово авылы йортларының берсендә яңа туган сабыйның үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә. 30 яшьлек хатын сабыен тудырган һәм шунда ук буып үтереп, гәүдәсен өендә яшереп куйган.

     Хокук саклау органнарындагы чыганактан билгеле булуынча, яшь хатынны башта ире кыйнаган, аннары хатын бәби тапкан. Туганда сабый тере булган. Нәтиҗәдә, ана кеше сабыен үтерүдә гаепләнгән. Җинаять эше кузгатылган.

Реклама

2018 елның гыйнвары

Нуриман районы

    2018 елның декабрендә булган хәл барлык республиканы тетрәтте. 34 яшьлек Светлана (исеме үзгәртелде) вәхшиләрчә ике сабыеның гомерен өзде – 2 яшьлегенең... башын кисеп алган, 11 яшьлек улын... суйган. Аннары хатын йортына ут төртергә маташкан, әмма бу вакытта ире эштән кайтып кергән. Ул ишекне ватып кергән һәм хатынын ут ялмаган йорттан алып чыккан. Тикшерү комитеты “үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты һәм хатынга карата суд-медэкспертиза билгеләнде...

    Гаиләнең танышлары әйтүенчә, бу гаилә мул тормышта яшәмәсә дә,  имин саналган. Ир, хатын һәм балалар 4 гаиләгә исәпләнгән баракта яшәгәннәр. Фаҗигадән алдарак Светлана эшсез калган. Ул повар булып эшләгән. Декреттан эшкә чыгуга аның урынына башка кешене алганнар. Һәм хатынга ультиматум куйганнар – я аз гына хезмәт хакына җыештыручы булып эшлисең, я үз теләгең белән эштән китү турында гариза язасың, дигәннәр.

     “Бу хәл Светланага бик авыр тәэсир итте, - диләр күршеләре. -  Декрет ялында аңа болай да авыр иде, җитмәсә бу хәлләр дә килеп чыкты. Балаларны туендырып, киендереп булмас дип бик кайгырды. Нерв өзлегүе дә шуннан килеп чыккандыр...”

    2019 елның марты

    Уфа шәһәре

     13 мартта Алина исемле хатын ике яшьлек кызы белән Уфадагы күп катлы йортларның берсендәге балконнан сикергән. Хатын башта кызын ташлаган, артыннан  үзе  сикергән. Тәрәзә астында калын кар ятуы аркасында гына ана белән кыз икесе дә исән калганнар. Тикшерү шуны күрсәткән – Алина психик чирдән --  шизофрениедән интеккән. Ә аңа кадәр бу гаиләнең якыннары Алинаны ире  еш кына кыерсытуы, тукмавы турында сөйләгән. Кызның әти-әниләре бу хәлне күреп, гаилә проблемалары белән бәйле төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп караганнар, әмма бер ярдәм дә ала алмаганнар...

   2019 елның июле

  Караидел районы, Яугилде авылы

    17 июльдә 40 яшьлек Мәрьям  өйдә беркем дә булмаган вакытта үзенең 4 айлык кызын тастагы суга батырып үтергән.  Ул көнне хатынның ире белән улы утын әзерләргә киткән булган. Ә бу вакытта хатын сабыен алып мунчага киткән һәм таска су салып, сабый тончыкканчы аны шул су астында тоткан. Вәхшилек дими, нәрсә дисең?! “Мин шулай яхшырак булыр, ансыз яшәргә җиңелрәк булыр  дип уйлаган идем”, - дип аңлаткан ул үзенең кылыгын.

    Ачыклануынча,  хатын бәби тапканнан соң депрессиядән интеккән, яңа туган кызын адәмгә санамаган, аны я “бүре баласы”, я “песи баласы” дип атаган.  Хатынның туганнары аның үз-үзен тотышының сәер булуын күреп торганнар, әмма тиешенчә игътибар бирмәгәннәр.

      Бу язмамны әзерләгәндә Русиядә ел саен күпме хатын-кызның бала үтергән өчен хөкем ителүе турында статистика мәгълүматлары эзләдем. Кызганычка каршы,  2018 ел өчен генә таптым. Шулай итеп, 2018 елда балаларын үтерүдә гаепләнеп,  33 эш судка барып җиткән. Шул ук вакытта ачылмаган эпизодлар,  җинаять эшләренә караганда, 8 тапкырга күбрәк, диләр.      

     Русиядә соңгы биш елда ата-аналар тарафыннан  кылынган балаларын үтерү очраклары 50% ка арткан, дип белдерде Русия Эчке эшләр министрлыгы белгече  Станислав Колесник. Ул шулай ук соңгы елларда ата-аналар тарафыннан балаларны газаплау очраклары 48% ка артты, дип  тә билгеләде.

                      

  • Бала тапканнан соң хатын-кыз аерым психофизиологик хәлдә була. Аның үз-үзен контрольдә тоту сәләте кими. Бала тудыру – организм өчен бик җитди гормональ, психологик сынау. Бәби тапканнан соң яшь әнигә  күз-колак булырга, ярдәм-таяныч күрсәтергә, хәлен белешеп торырга, аның белән аралашырга кирәк. Аның хәленә битараф булырга ярамый. Агрессивка әйләнмәгәнме ул? Үзен ничек тота? Искә алырга, кирәк булганда,  табибларга күрсәтергә кирәк, - ди психиатрия профессоры  Андрей Березанцев.

                                 Руфина Таҗиева.

https://omet-rb.com/articles/kh-vef-kh-t-r/2021-08-25/min-shulay-yahshyrak-bulyr-dip-uylagan-idem-2478136

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X