Коймага эленеп калып туңып үлгән

.

Башкортстанда Чишмә районының Дим авылында бер хатын койма аша чыкканда башы белән аска әйләнеп эленеп кала. Бу хәлдә аны иртән очраклы узып баручылар тапкан һәм хокук сакчыларын чакырткан.

«Караңгы иде, урамнар яктыртылмый һәм беркем дә коймага эленеп калган кешене күрмәгән. Туңган. Һәлак булган», — дип язганнар. Р

еспублика Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хатын-кызның үлү фактын раслаганнар.

«Чишмә районы Дим авылында хатынның мәетен табу факты буенча Русия Тикшерү комитеты идарәсе тарафыннан тикшерү үткәрелә. Вакыйга урынына тикшерү уздырылды, суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлардан сорашалар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, криминаль билгеләр ачыкланмаган», — диләр анда.

 Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар