САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Дару урынына марганцовка эчергән

.

Башкортстанда битараф булмаган кешеләр кечкенә Арслан Янышевны дәвалауга акча җыя. Биш айлык сабый тормышында фаҗига була, ул очраклы рәвештә марганцовка эчә. Хәзер аңа кыммәтле операция таләп ителә, аны Израильдә генә ясарга мөмкин.

Арсланның әнисе Диана "КП-Уфа"га белдерүенчә, йокы бүлмәсендә марганцовкан шешәсе торган.

  - Анда ике шешә тора иде, төнлә ут кабызмадым һәм балага дару урынына марганцовка биргәнмен. Ярый бик күп булмаган, югыйсә, нәрсә булыр иде, белмим. Без шунда ук авызын юдырдык, ә моны эшләргә ярамаган икән, хәлне катлауландырдык. Аннары ашыгыч ярдәм чакырттык. Авызның лайлалы тышчасы пешкән, - ди Диана. - Киләсе тәүлеккә шешә башлады һәм реанимациядә сулыш алуны җиңеләйтү өчен трахеядә хирургия кисеме таләп ителде, төребкә куйдылар.

  Хәзер Арслан үзе сулый алмый һәм тамактагы пластик төребкә аша сулый. Ул еш кына тыгыла һәм әгәр дә әнисе махсус вакуум аспираты белән лайланы төребкәдән чистартырга өлгермәсә, Арслан сулый алмый башлый һәм бу көнгә берничә тапкыр була.

Реклама

  - Көнгә берничә тапкыр тончыгып ятучы баланы күрү бик авыр. Русия клиникаларында төребкәне алдырырга омтылу уңышсызлыклар белән тәмамланды. Арсланга тамагын реконструкцияләү буенча бик катлаулы операция таләп ителә, һәм аны Израильдә үткәрергә әзерләр, - дип дәвам итә Диана.  

Әнисе операция ясатырга тели, ләкин гаиләнең андый акчасы юк. Хәзерге вакытта Янышевларга нибары 220 мең сум акча җыелган, ә операция 7 миллион 400 мең сумга төшәчәк...

Чыганак

Фото: кп.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X